news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада ОРВИ билгеләре булган кешеләрне Covid-госпитальдә кабул итә башладылар

Биредә шәһәр кешеләренә тулы диагностика үткәрәләр, дәвалау курсы билгелиләр, эшкә вакытлыча яраксызлык турында белешмә язалар.

Алабугада ОРВИ билгеләре булган кешеләрне Covid-госпитальдә кабул итә башладылар
«Новая Кама» газетасы

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Алабугада кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручыларны кабул итә торган үзәк булдырылды. Ул бала тудыру бинасында урнашкан. Биредә шәһәр кешеләренә тулы диагностика үткәрәләр, дәвалау курсы билгелиләр, эшкә вакытлыча яраксызлык турында белешмә язалар. Бу турыда «Новая Кама» газетасы яза.

Пациентларны Нефтьчеләр проспекты, 57нче йорт адресы буенча беренче катта кабул итәләр.

Алабуга Үзәк район хастаханәсенең медицина профилактикасы бүлмәсендә бинага үзәк ишектән керергә кирәклеген әйттеләр.

«Шәһәр поликлиникасында һәм аның филиалларында участок терапевтлары ОРВИ билгеләре булган пациентларны кабул итми», — дип ачыклык кертте медицина хезмәткәрләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100