news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 129 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28,7 мең очрагы теркәлгән.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ», Сельвина Илкәева). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 129 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, биш кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«23 кеше хастаханәгә озатылган, 106 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 62, Чаллыда — 28, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында — бишәр, Әлмәт районында — дүрт, Азнакай, Аксубай, Буа, Зәй һәм Тукай районнарында — өчәр, Бөгелмә һәм Чүпрәле районнарында — икешәр, Апас, Кукмара, Мамадыш, Нурлат, Питрәч һәм Сарман районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 28,7 мең очрагы теркәлгән, 24,1 мең кеше (шуларның 33е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада 1,2 миллионнан артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, 987 мең кеше икенче дозаны да алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100