news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Covid-19 йоктыручылар үсеше иң түбән булган өч төбәк арасына керде

Рейтингта беренче урынны Чукотка автономияле округы (0 процент) алган.

Татарстан Covid-19 йоктыручылар үсеше иң түбән булган өч төбәк арасына керде
Владимир Васильев

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы элеккечә коронавирус инфекциясе йоктыруның тәүлеклек үсеше иң аз булган төбәкләр арасында. Бу хакта коронавируска каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәр итә.

Рейтингта беренче урынны Чукотка автономияле округы алган. Узган тәүлектә анда бер генә яңа очрак та ачыкланмаган. Икенче урында — Чечня Республикасы, монда үсеш темпы 0,2 процент. Өченче урында Чувашия һәм Татарстан Республикалары — 0,5 процент.

«Бер тәүлектә үсеш темпы иң аз булган төбәкләр: 1. Чукотка автономияле округы — 0 процент. 2. Чечня Республикасы — 0,2 процент. 3. Чувашия Республикасы, Татарстан Республикасы 0,5 процент», — диделәр оператив штабта. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100