news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр коронавирусның тагын бер билгесен ачыклады

Коронавирус белән авыручыларның күбесе тиннитуска, ягъни колаклар чыңлауга яки шаулауга зарланган.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Ишетү сәләте үзгәрүне коронавирусның тагын бер билгесе дип атадылар. Бу хакта Лондон Университеты колледжы һәм Корольлек милли комитеты тикшеренүчеләренә сылтама белән РИА Новости яза.

Express басмасы язганча, коронавирус белән авырган пациентларның күбесе тиннитуска, ягъни колаклар чыңлауга һәм шаулауга зарланган. Шулай ук инфекцияне авыр формада кичерүчеләрнең кайберләре ишетү сәләтен тулысынча югалткан.

Тикшеренүчеләр табибларга пациентларның ишетү сәләте үзгәрүгә игътибар итәргә, шулай ук коронавирус ачыкланган очракта, алдан кисәтү чаралары күрергә киңәш итә.

Әмма, галимнәр әйтүенчә, тиннитус башка авырулар турында да хәбәр итәргә мөмкин, шуңа күрә коронавирусның башка киң таралган билгеләре булганда колаклар шауласа борчылырга урын бар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100