news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог коронавирустан ревакцинация ясатыр өчен өч сәбәпне атады

Медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков киләчәктә өлкән яшьтәгеләр прививканы 4-5 ай аралык белән, ә яшьләр 8-9 ай саен ясатачак, дип фаразлый.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан вакцинаны алты айдан кабат ясатырга тәкъдим итә. «Бу оптималь вакыт», — дип сөйләде Sputnik радиосына биргән интервьюсында медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков.

«Мин вакытны җиде айдан да артыкка сузмаска киңәш итәм, чөнки халыкның шактый процентында, якынча өчтән берендә, антитәнчекләр яки тиз генә барлыкка килми, яки аларның күләме бик тиз кими», — дип аңлатты фән кандидаты. 

Аның сүзләренчә, берничә очракта вакцинаны Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы куйган вакыттан да иртәрәк ясатырга кирәк. Беренчесе — эпидемиологик вазгыять уңай булмаган илгә барганда. Әйтик, беренче вакцинадан соң биш яки биш ай ярым вакыт узса, юлга кузгалганчы ике атна (минимум) алдан кабаттан вакцина ясатырга кирәк. Крючков сүзләренчә, 10 көн һәм аннан да кимрәк вакыт эчендә ясалган өстәмә инъекциядән бернинди дә нәтиҗә булмаячак. 

Шулай ук кабат вакцина ясату өлкән яшьтәгеләргә һәм кайбер чирләре булган кешеләргә дә кирәк.

«Кешедә сизелерлек иммун кытлыгы халәте яки кеше бик өлкән яшьтә икән, ревакцинацияне иртәрәк ясату ихтималы килеп чыгарга мөмкин, — дип сөйләде Крючков. — Моны тиешле антитәнчекләргә иммунофермент анализ нәтиҗәләре буенча ачыклап була, ләкин мондый очраклар бик сирәк».

Иммунолог киләчәктә өлкән яшьтәгеләр прививканы 4-5 ай аралык белән, ә яшьләр 8-9 ай саен ясатачак, дип фаразлады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100