news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавируска каршы ике даруны куллануга рөхсәт бирде

Әлегә кадәр ике препаратны дә хастаханәләрдә генә кулланырга рөхсәт ителгән.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Covid-19 авыруын амбулатор дәвалау өчен фавипиравир нигезендә ясалган ике препаратны кулланырга рөхсәт итте. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«Авифавир» даруы май ахырында теркәлгән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгы аның ышанычлылыгын һәм нәтиҗәлелеген билгеләп үтте.

Июнь аенда ведомство тагын бер дару — «Арепливир»ны теркәгән. Әлегә кадәр ике препаратны дә хастаханәләрдә генә кулланырга рөхсәт ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot