news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Май аеннан башлап утызга якын кеше электр самокатыннан егылып зыян күргән

Электр самокатыннан егылучыларны имгәнү, аяк-кул сыну һәм баш мие селкенү травмалары белән Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Майдан башлап ай саен электр самокатта егылып зыян күргән 10 кешене Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә урнаштырганнар.  

«Ай саен электр самокаттан егылып зыян күрүчеләрдән 10-15 амбулатор, 10 хастаханәгә салу мөрәҗәгате килә», — дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте.

Электр самокатларында йөрү еш кына имгәнүләр, аяк-кул сыну һәм баш мие селкенү белән тәмамлана. Шундый травмалар белән кешеләрне Республика клиник хастаханәсенә китерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100