news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән

Республикада бер тәүлек эчендә 16 кеше коронавирустан терелгән.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән. Ике пациент инфекцияне чит илдә йоктырып кайткан, 28 кеше башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«6 пациент хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана», - диелә хәбәрдә.

Шул рәвешле, эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең 6 мең 133 очрагы теркәлгән, 4 мең 945 кеше (шуларның 16сы – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100