news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Роспотребнадзор: Татарстанда 20 проценттан артык кешенең коронавируска иммунитеты бар

Ведомство россиялеләрнең яңа төрдәге Covid-19 коронавиурс инфекциясенә популяцион иммунитетын бәяли.

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Татарстанда 20 проценттан артык кешенең яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә иммунитеты бар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Роспотребнадзорның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Ведомство россиялеләрнең коронавируска популяцион иммунитетын бәяли. Илнең 23 төбәгендә 65 меңнән артык тест үткәргәннәр, тагын өч төбәктә тикшеренү төгәлләнеп килә. Аларның һәркайсында 2,8-3,2 мең кешене тикшергәннәр.

Татарстанлылардан тыш, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, Әстерхан, Ленинград һәм Төмән өлкәләрендә яшәүчеләрдә иң югары популяцион иммунитет булуы ачыкланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot