news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республика клиник хастаханәсендәге йогышлы авырулар госпитале үз эшен туктатты

Хастаханә акрынлап план нигезендәге эшчәнлегенә кире кайта.

Республика клиник хастаханәсендәге йогышлы авырулар госпитале үз эшен туктатты

(Казан, 18 август, «Татар-информ»). Республика клиник хастаханәсе каршында вакытлыча оештырылган йогышлы авырулар госпитале дүрт ай эшләгәннән соң ябылды.

Хастаханә акрынлап план нигезендәге эшчәнлегенә кире кайта. Госпиталь ябылганнан соң бер атна узгач, дезинфекция үткәрелгәч һәм яхшылап эшкәртелгәч, Республика клиник хастаханәсе тулы куәтенә эшли башлаячак.

Бер атнадан соң Республика клиник хастаханәсенең Травматология үзәге дә пациентлар өчен ачылыр дип көтелә.

Барлык пациентларны да (пандемия аркасында алар хастаханәгә мөрәҗәгать итә алмаган иде) кабул итү һәм дәвалау өчен табиблар өч сменада эшләячәк.

Операцияләрне иртән, көндез һәм төнлә ясаячаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100