news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гриппка каршы 1,7 млн өлкән кешегә һәм 600 мең балага вакцина ясау планлаштырыла

Прививка ясау буенча иң зур төркемгә хроник авырулары булган кешеләр керә.

Гриппка каршы 1,7 млн өлкән кешегә һәм 600 мең балага вакцина ясау планлаштырыла
"Татар-информ" архивы

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Быел көз Татарстанда 1 млн 700 мең олы кешегә һәм 600 меңнән артык балага гриппка каршы прививка ясатырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Без Татарстан Республикасы халкының 60 процентын колачларга тиеш, һәм бу абсолют 2 млн 341 мең 733 кеше. Шул исәптән балалар — 607 мең 95 кеше һәм өлкәннәр — 1 млн 734 мең 637», — дип ачыклык кертте спикер.

Вакцинаның беренче партиясе Татарстанга 31 августка кадәр киләчәк, балалар өчен кирәкле вакциналарның 45 проценты, өлкәннәргә 30 проценты киләчәк.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсендә 47 мең студент, 38 мең медицина хезмәткәре, 91 мең мәгариф учреждениесе хезмәткәре, 390 мең хроник авырулары булган һәм 9 мең йөкле хатын-кызга прививка ясатырга планлаштыралар.

«Авырлы хатын-кызлар грипп белән авыру буенча аерым риск төркемендә тора, шуңа күрә без быел йөкле хатын-кызларны мәҗбүри төстә  икенче һәм өченче триместрларда вакциналаштырырга чакырабыз», - диде Авдонина. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100