news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 57 яңа очрагы теркәлгән

Инфекция йоктыручылар республиканың ун муниципалитетында ачыкланган.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 57 яңа очрагы теркәлгән

(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 коронавирусының 57 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында сигез очрак читтән кертелгән һәм 49ы контакт юлы белән йоктырылган, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«Уналты кеше хастаханәгә урнаштырылды, 41е өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 32 кеше чир йоктырган. Чаллыда — ун, Әлмәттә — биш очрак. Инфекция йоктыручылар республиканың ун муниципалитетында ачыкланган.

Шулай итеп, пандемия башланганнан бирле төбәктә авыруның 23 260 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 20 806 кешесе сәламәтләнгән, шул исәптән 40 кеше узган тәүлектә савыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100