Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә тәүлек эчендә 25 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган
Авырулар саны буенча Мәскәү (4357), Мәскәү өлкәсе (2554) һәм Санкт-Петербург (1941) төбәкләре алда бара.
(Казан, 18 июль, «Татар-информ»). Россиядә узган тәүлектә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 25 018 очрагы ачыкланган. Бу, инфекциягә каршы көрәш буенча оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, алдагы көннән (25 116 очрак) бераз кимрәк.
Авырулар саны буенча Мәскәү (4357), Мәскәү өлкәсе (2554) һәм Санкт-Петербург (1941) төбәкләре алда бара.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус белән авыруның гомуми саны 5 958 133кә җиткән. Рәсми рәвештә барлыгы 148 419 кеше үлгәнлеге теркәлгән.
Аерым алганда, соңгы көндә 764 авыру үлгән, алдагы көнне үлгәннәр саны 787 булган. Үлүчеләр саны буенча Мәскәү (106), Санкт-Петербург (101) һәм Иркутск өлкәсе (40) алда бара.
Шул ук вакытта Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 57 яңа очрагы теркәлгән, бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Россиядә халыкны Covid-19 вирусыннан күпләп вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. РФ Президенты Владимир Путинның кешеләрне прививка ясарга чакыруы беренче тапкыр гына түгел.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз