Татарстанда тагын 31 кеше Covid-19 инфекциясен йоктырган

Коронавирус инфекциясе йоктыруның 22 029 очрагы теркәлгән.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Соңгы тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясе йоктыруның 31 яңа очрагы ачыкланган.

«Соңгы тәүлектә Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясен йоктыруның 31 яңа очрагы теркәлде. Барысы 22 029 очрак билгеле», — дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сүзләренчә,

Аның сүзләренчә, Татарстанда авыру йоктыручылар саны арта бара.