news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Оборона министрлыгы коронавирустан сагыз рәвешендәге яңа препарат ясый

Җайлы форманы препаратның файдалы үзлекләре белән берләштерү инфекциягә каршы көрәштә уңай нәтиҗә бирер дип көтелә.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Россиянең Оборона министрлыгы Сovid-19 инфекциясеннән яңа препарат ясый башлаган. Ул сагыз кебек булачак.

РИА Новости агентлыгы чыганагы хәбәр иткәнчә, препарат ясау буенча эшләр 48нче Үзәк фәнни-тикшеренү институтында башланган. «Җайлы форманы препаратның файдалы үзлекләре белән берләштерү коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә уңай нәтиҗә бирәчәк», — дип белдергән чыганак.

Институтта тагын бер вакцинаны эшлиләр, анысы как рәвешендә булачак.

«Сынау тәмамланганнан соң, бу вакцина дәвалау схемаларында, һәм профилактик дару препаратлары белән өстәмәләр буларак кулланылачак», — дип хәбәр ителгән агентлыкка. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100