news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Голикова Россиядә коронавирус белән авыручылар саны кимү вакыты турында әйтте

Коронавирус белән авыручылар саны кимүен россиялеләрнең күпчелеге прививка ясатканнан соң көтәргә мөмкин.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыручылар саны кимүен россиялеләрнең күпчелеге прививка ясатканнан соң көтәргә мөмкин, дип белдерде РФ вице-премьеры Татьяна Голикова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Авырулар санының кимүе, бәлки, авырулар санының кискен кимүен кешеләрнең күпчелеге вакцинацияләү узганнан соң көтәргә мөмкин», - диде Голикова ковид таралу белән бәйле вазгыять буенча брифингта.

Голикова кешеләрнең вакцинациядән соң коронавирусны профилактикалау буенча чикләү чараларын үтәүне дәвам итүе мөһимлеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100