Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы теркәлгән
Республикада барлыгы 4 мең 78 Covid-19 инфекциясе йоктыру очрагы теркәлгән.
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 38 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта онлайн-брифингта Татарстан президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Бүген Татарстанда коронавирусның 38 яңа очрагы расланган, барысы да контакт юл белән йоктырылган. 21 кеше хастаханәдә, 17 кеше өйдә дәвалана», — дип сөйләде спикер.
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган кеше дә юк, әмма 18-30 яшьлекләр арасында 4 кеше бар. 30-50 яшьлекләр арасында — җиде, 50-60 яшьлекләр арасында — алты, 60-70 яшьлекләр арасында 17 һәм 70-80 яшьлекләр арасында дүрт кеше авырый. Бу юлы 80 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вирус йоктыручылар юк.
Казанда 19, Чаллыда 9 кеше вирус йоктырган. Түбән Кама һәм Норлат районнарында икешәр, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Менделеевск, Питрәч һәм Тукай районнарында берәр очрак теркәлгән.
«Нәтиҗәдә, 18 июньгә үсеш буенча 4 мең 78 очрак теркәлгән», — диде Лилия Галимова.
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 2 мең 907 кеше дәваланып беткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз