news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кытай табиблары коронавирусның балаларда була торган төп билгеләрен атады

Көнбатыш Кытайдагы дүрт хастаханәдә тикшеренү уздырганнар.

(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Бизгәк тоту, косу һәм диарея - балаларда Covid-19 коронавирусының төп билгеләре. Бу хакта PLoS Medicine басмасына сылтама белән «Известия» яза.

Тикшеренү Кытайдагы дүрт хастаханәдә уздырылган, анда бер айдан 12 яшькә кадәрле булган балаларны тикшергәннәр. Тикшеренү вакытында нәни пациентларда бу авыру җиңел яки уртача формада узган. 

Авыручыларның 76 процентында бизгәк булган, шул ук вакытта бу симптом инфекция йоктырган олы кешеләрнең 44 процентында гына күзәтелгән. Балаларның 62 процентында көчле ютәл, 12 процентында диарея һәм косу булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot