Дүшәмбе Казанда табибларга ике пенсионер һәм яшүсмер эссе сугу белән мөрәҗәгать иткән

Табиблар ярдәме 69 һәм 71 яшьлек ике хатын-кызга, шулай ук 15 яшьлек үсмергә кирәк була.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә кичә шәһәрнең өч кешесе кояш һәм эссе сугу белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«17 майда ашыгыч медицина ярдәме станциясенә югары температура йогынтысына, эссе һәм кояш сугуга дучар булган кешеләргә өч чакыру килде», - диделәр ведомствода.

Табиблар ярдәме 69 һәм 71 яшьлек ике хатын-кызга, шулай ук 15 яшьлек үсмергә кирәк булды. Мөрәҗәгать итүчеләргә ашыгыч ярдәм фельдшерлары урында кирәкле ярдәм күрсәттеләр, бер хатын-кызны дәвалау өчен хастаханәгә китерделәр.

Исегезгә төшерәбез, узган якшәмбедә Татарстан башкаласының өч кешесенә кояшта кызынганнан соң медицина ярдәме кирәк булды.