news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 80 яңа очрагы расланды

18 майга республикада 2312 Covid-19 очрагы теркәлгән.

 Татарстанда коронавирусның 80 яңа очрагы расланды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстанда Covid-19 коронавирусының 80 яңа очрагы расланган. Алар барысы да элемтә юлы белән инфекция алган очраклар. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«17 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 63 кеше өйдә дәвалана. Өйдәгеләрнең авыруы җиңел формада яки симптомсыз уза», - диде Лилия Галимова.

Иң күп зарарлану очраклары Казанда —  61 кеше. Чаллыда - дүрт очрак, Чүпрәле районында — бер зарарлану очрагы, Алабуга районында — бер, Яшел Үзәндә дүрт очрак теркәлгән. Шулай ук Лаешта — бер, Мамадыш районында — ике, Түбән Камада — дүрт, Саба районында — бер, Тукай районында бер авыру очрагы ачыкланган.

18 майга республикада 2312 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 1195 кеше сәламәтләнгән, шуларның 22се соңгы тәүлек эчендә савыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100