news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ашыгыч ярдәм белән идарә итү системасын 12,5 млн сумга модернизациялиләр

Цифрлы системаны 2020 елның 31 декабренә яңартырга планлаштыралар.

Татарстанда ашыгыч ярдәм белән идарә итү системасын 12,5 млн сумга модернизациялиләр
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 18 май, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанда агымдагы елда ашыгыч ярдәм белән идарә итү системасын 12,5 млн сумга камилләштерергә планлаштырыла. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Ашыгыч һәм ашыгыч медицина ярдәме идарәсе, Татарстанның санавиациясе белән идарә итүне дә кертеп» үзәкләштерелгән системаны үстерү буенча хезмәтләр күрсәтү». Контрактның башлангыч (максималь бәясенә) бәясе: 12 500 000 сум», дип хәбәр ителә документларда.

Белгечләр системаның функциональ мөмкинлекләрен авыруларны мониторинглау өлешендә киңәйтәчәк, санавиация очышларын оештыру өчен өстәмә системаларны тоташтырачак. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча чакыруларны поликлиникага тапшыру һәм аларны контрольдә тоту, пациентлар һәм хастаханәгә яткыру мәсьәләләре турында мәгълүмат алмашу дә камилләштереләчәк.

Системага Татарстанның өстәмә медицина учреждениеләре дә кушылачак. Хәзер бу исемлеккә ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча 39 үзәк кертелгән.

Проект «Сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контур булдыру» региональ проектын гамәлгә ашыруга субсидия ярдәмендә Татарстан бюджетыннан финанслана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100