Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда 46,6 млн сумлык ИВЛ аппаратлары сатып алалар
Җиһазны 2020 елның 20 декабренә кадәр республикага кайтару, 2021 елның 30 ноябренә файдалануга тапшыру планлаштырыла.
(Казан, 18 май, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Татарстанның медицина учреждениеләре өчен 46,6 млн сумлык ИВЛ аппаратлары сатып алалар. Бу хакта дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.
"Медицина эшләнмәләрен китерү (өлкәннәр һәм балалар өчен үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппараты, эксперт класслы инвазив һәм инвазив булмаган ИВЛ аппараты, үпкәләрне ясалма вентиляцияләү транспорт аппараты). Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 46 645 000 сум", диелә документларда.
Өлкәннәр һәм балалар өчен 12,8 млн сумлык дүрт ИВЛ аппараты, 24,5 млн сумга эксперт класслы инвазив һәм инвазив булмаган 7 ИВЛ аппараты һәм 9,3 млн сумга өч транспорт ИВЛ аппараты сатып алыначак.
Барлык аппаратларны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе базасында Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә урнаштырылачак.
Җиһазны 2020 елның 20 декабренә кадәр республикага кайтару, 2021 елның 30 ноябренә файдалануга тапшыру планлаштырыла.
Медицина җиһазларын сатып алу Татарстан бюджетыннан финансланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз