news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Covid-19 коронавирусыннан вакцинациягә беренче кандидатлар билгеле булды

Беренче булып күп кеше белән даими контактта булучылар һәм медиклар вакцинация узачак.

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Россиядә яңа Covid-19 тибындагы коронавирустан беренче чиратта риск төркеме вәкилләре вакцинация узачак. Бу хакта НСН эфирында Гамалеи исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәгенең латент инфекцияләр микробиологиясе бүлеге башлыгы Виктор Зуев сөйләде.

Беренче булып коронавирус йоктырган пациентлар белән эшләүче медиклар вакцина алачак. Шулай ук беренчеләрдән булып бик күп кеше белән даими контактта торучылар вакцинация узачак: билетерлар, кассирлар, таксистлар, волонтерлар. «Калганнарга вакцинация узуның әлегә кирәге юк», — дип аңлатты галим.

Алга таба вакцинаны башка гражданнарга да ясатырга кирәк булачак. «Бу вирус грипп белән бер рәткә керер дип уйлыйм, климатик сәбәпләр аркасында бездә иммунитет дәрәҗәсе кими башлагач, вирус елына ике тапкыр килеп китәр — язын һәм көзен», — дип кисәтте Зуев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100