news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үзбәкстанда карантин чикләүләрен көчәйттеләр

Мәчетләрдә намазлар ачык мәйданчыкларда укылырга, мөселманнар битлектән булырга һәм социаль дистанция сакларга тиеш.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Үзбәкстанда 18 апрельдән кайбер чикләү чаралары кертелә.

Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы gazeta.uz сайтына сылтама белән хәбәр итә.

Үзбәкстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны (ел башында көненә якынча 15 булса, хәзер 300дән артып киткән) арткан. Илдә шулай ук коронавирусның Көньяк Африка штаммы да ачыкланган.

Аерым алганда, якшәмбедән тиешле структураларга битлек кию, социаль дистанция саклау, шәхси гигиена, җәмәгать урыннарында антисептиклар куллануга бәйле таләпләрнең үтәлешен контрольдә тотуны көчәйтергә һәм кагыйдәләрне үтәмәүчеләргә карата катгый чаралар күрергә кушылган.

Вирус ачыкланган һәр белем бирү учреждениесе ике атналык карантинга ябылачак, укулар онлайн режимында алып барылачак.

Вокзал һәм аэропортларда да карантин таләпләрен үтәү таләпләре көчәйтелергә тиеш.

Туйлар һәм башка чаралар үткәргәндә, аларда 100дән дә артык кеше катнашмавы шарт итеп куела.

Мәчетләрдә намазлар ачык мәйданчыкларда укылырга, мөселманнар битлектән булырга һәм социаль дистанция сакларга тиеш.

1 майдан ябык залларда концерт чаралары үткәрү туктатыла.

Шул ук вакытта, Үзбәкстан чикләре ябык булып кала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100