news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 авыруының уналты яңа очрагы теркәлгән

Авыру йоктырган кешеләрнең күпчелеге 30дан 50 яшькә кадәрге аралыкта.

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 авыруының уналты яңа очрагы теркәлгән
Рамил Гали

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Алексей Угаров). Узган тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус авыруының уналты яңа очрагы ачыкланган. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Биш кешене хастаханәгә салдылар, унбер кеше өйдә дәвалана», — диде ул.

Яшь аралыкларына бүлеп карасак, авыручыларның өчесе 18 яшькә кадәр, берсе 30 яшькә кадәр, алтысы 50 яшькә кадәр, дүртесе 60 яшькә кадәр аралыкта. Калганнары 60 яшьтән өлкәнрәк.

«Узган тәүлектә ачыкланган яңа очракларның дүртесе читтән алып кайтылган, уникесе авыручылар белән якыннан аралашкан. Авыручыларның тугызы Казанда, дүртесе Яр Чаллыда, Азнакай, Әгерҗе, Тукай районнарында берәр кеше авыру йоктырган», — дип аңлатты Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100