news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясенә үткәрелгән тестлар саны 29 меңгә җиткән

Соңгы тәүлектә генә дә 678 тест уздырылган.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясенә 29 меңгә якын тест үткәрелгән, шуның 678е – узган тәүлектә. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тестларны «Татарстан Республикасы гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе хезмәткәрләре, шулай ук республика дәүләт медицина оешмаларының 8 лабораториясендә (Казан, Чаллы һәм Түбән Кама) эшләүчеләр үткәрә.

Респиратор авыру билгеләре белән Россиягә кайткан, авырулар белән якыннан аралашкан гражданнар, хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар, респиратор авыру билгеләре белән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, авыру йоктыру куркынычы булган төркемдәге медицина хезмәткәрләре, пациентларны даими рәвештә кабул итә торган учреждениеләрдә эшләүчеләр һәм респиратор авыру симптомнары булган очракта әлеге учреждениеләрнең хезмәткәрләре тестны мәҗбүри тәртиптә уза.

Шул ук вакытта, шәхси милек формасындагы ике лаборатория коронавирус инфекциясенә тикшеренүләрне гражданнарның теләге буенча бушлай үткәрә.

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, апрель аенда коронавирус инфекциясе йоктыручыларның 35 проценты гына чирне чит илдән ияртеп кайткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100