news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чирмешәндә эшмәкәрләр һәм иганәчеләр ун меңнән күбрәк битлек теккән

Бу битлекләрне, юып, кабат кулланырга мөмкин.

Чирмешәндә эшмәкәрләр һәм иганәчеләр ун меңнән күбрәк битлек теккән
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 18 апрель, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәндә эшмәкәрләр һәм иганәчеләр ун меңнән күбрәк битлек теккән. Изге эштә авылларда яшәүче хатын-кызлар да катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Битлек тегүчеләр моңа кадәр оешмаларга заказлар буенча теккәннәр, хәзер инде аларның сатуга чыгарырга да товарлары бар. Бу саклагыч чараларны эшмәкәрләрнең үзләреннән һәм район үзәгендәге «Булгар» кибетеннән сатып алырга була. Бу битлекләрне, юып, кабат кулланырга мөмкин.

"Район инвалидлар оешмасы битлекләр тегеп, таратты. Бу эштә Әмир, Туймәт һәм Кара Чишмә авылларында яшәүче апалар актив катнашты", — диде район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин.

Битлек тегү эшенә район мәгариф һәм мәдәният бүлекләре хезмәткәрләре дә кушылды. Алар полиция хезмәткәрләренә заказ буенча тегеп бирде. Әгәр ихтыяҗ булса, алар битлекләрне тагын тегәргә әзер.

news_right_1
news_right_2
news_bot