news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда битлек режимын гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар

Республика документлары федераль нормага нигезләнеп төзелгән.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда битлек режимын мөстәкыйль рәвештә гамәлдән чыгара алмыйлар.

«Искәртәм, битлек режимын үтәү — ул федераль норма. Ул Россия Баш дәүләт санитар табибының 31нче карарында теркәлгән. Аңа ниндидер үзгәреш кертелү белән, битлек режимы гамәлдән чыгарылачак», — дип сөйләде «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина.

Любовь Авдонина аңлатканча, барлык республика документлары әлеге федераль нормага нигезләнеп төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot