news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гамалея үзәге ковидка каршы назаль вакцинаны теркәү өчен документлар тапшырды

Назаль вакцинаның сәүдә атамасы: Гам-КОВИД-Вак.

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты коронавирус инфекциясенә каршы назаль вакцинаны теркәү өчен документлар тапшырды.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының дару чаралары реестрында шул хакта мәгълүматлар чыкты. Бу турыда РИА Новости яза.

«Кергән номерны теркәү вакыты: 18.03.2022. Сәүдә атамасы: Гам-КОВИД-Вак. SARS-CoV-2 вирусы китереп чыгара торган коронавирусны профилактикалау өчен Катнаш вектор вакцина», — диелә реестрда.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot