Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда 431 кеше изоляцияле медицина күзәтүендә тора
Соңгы тәүлек эчендә 289 кеше изоляцияле медицина күзәтүенә җибәрелгән.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстанда 431 кеше изоляцияле медицина күзәтүендә тора. Бу хакта «Татар-информ»га коронавирус белән көрәш буенча республика штабы җитәкчесе һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Бүгенге көндә төрле илләрдән килгән 930 кеше медицина күзәтүендә тора. 1 гыйнварда 930 кеше медицина күзәтүендә иде. Хәзерге вакытта — 431 кеше», - дип сөйләде Фазлыева.
Аның сүзләренчә, соңгы тәүлек эчендә изоляциягә 289 кеше җибәрелгән.
Исегезгә төшерәбез, 15 апрельгә кадәр Татарстанда махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде. Ул массакүләм спорт һәм мәдәни чараларны күчерүне күздә тота. Чит ил сәфәрләреннән кайтучылардан 8 (843) 296-02-24 кайнар линия телефонына хәбәр итү һәм ике атналык карантин үтү сорала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз