news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиядә 47 кешедә COVİD-19 вирусы табылуы ачыкланды, аларның күбесе чит ил кешеләре

Төркиядә COVİD-19 вирусына каршы чаралар көчәйтелде.

Төркиядә 47 кешедә COVİD-19 вирусы табылуы ачыкланды, аларның күбесе чит ил кешеләре
Рушания Алтай

(Истанбул, 18 март, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиядә, коронавируска каршы чара буларак, бүгеннән тамаша заллары, күңел ачу үзәкләре, матурлык һәм спорт салоннары, интернет-кафелар, чәчтарашханәләр, нотариусларның эшчәнлекләре вакытлыча туктатылды. Супермаркетлар һәм даруханәләр чиратлашып эшләү системасына күчте. Көн дәвамында супермаркетларның 30 проценты гына халыкка хезмәт күрсәтәчәк.

17 мартка булган мәгълүматлар буенча, Төркия сәламәтлек саклау министры Фәхретдин Коҗа 47 кешедә COVİD-19 вирусы табылганын әйтте. Бу кешеләрнең 29ы чит ил кешеләре, 3 кешенең Мәккәдән йоктырып кайткан булуы ихтималын әйтте. Барысының да саләмәтлек саклау үзәкләрендә дәвалануын искәртте.

COVİD-19 вирусына каршы чараларның беренчесе булып, Австрия, Бельгия, Германия, Голландия, Дания, Испания, Франция, Швеция кебек илләрдән очкычларны кабул итү туктатылды.

Дүшәмбедән башлап бөтен мәктәпләр — башлангыч, югары һәм һөнәри белем бирү йортлары өч атнага ябылды. Төркия Мәгариф министрлыгы белдерүенчә, мәктәпләр киләсе атнада дистанцион укуга күчәчәк. Төркия оборона министры Хулуси Акар әйтүенчә, хәрби уку йортларында укулар 13 апрельгә кадәр туктатылган.

Радио һәм телевидение югары корылышы җитәкчесе Әбубәкир Шаһин, ялган мәгълүмат таралу очракларына каршы 6112 канун нигезендә, массакүләм мәгълүмат чараларын игътибар белән күзәтеп барачакларын белдерде.

Төркия Дин эшләре рәисе Али Эрбаш мәчетләрдә җәмәгатьчелек белән намаз укырга рөхсәт ителмәвен, әмма теләгән кешегә мәчеттә берүзенә гыйбадәт кыларга мөмкин булуын әйтте. Рәсми никах танталарына катнашучылар саны да чикләнде, аңа һәр район үзе карар бирә. Әйтик Истанбулдагы Кадыкөй никах теркәү үзәге ике шаһиттан кала башка кешеләрнең катнашуын тыя. Кыркларэли шәһәрендә рәсми никах тантанасына уннан артык кеше кабул ителми.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100