news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләйлә Фазлыева: Үзлектән изоляцияләнүче кешеләргә «больничный» биреләчәк

ТР Премьер-министры урынбасары коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта кешеләргә үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга киңәш итте.

Ләйлә Фазлыева: Үзлектән изоляцияләнүче кешеләргә «больничный» биреләчәк
архив/Владимир Васильев

(Казан, 18 март, «Татар-информ»). Татарстанда үзлектән изоляцияләнгән кешеләргә «больничный кәгазьләре» биреләчәк дигән карар кабул ителде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Әгәр дә сез теләсә кайсы чит илдә булып кайтканнан соң яки башка илдән килгән йөткергән, төчкергән кеше белән элемтәгә кергән булсагыз һәм үзегездә югары температура сизеп, үзегезне начар хис итә башласагыз һәм үзегездә коронавирус инфекциясе булуына шикләнсәгез, поликлиникага бармаска, ә табиб чакыртырга кирәк. Бүген республикада шундый карар кабул ителде: «больничный кәгазьләре»н үзлектән изоляцияләнгән кешеләргә дә бирәләр. Бу карар карантиндагы кешеләргә ярдәм итү өчен кабул ителә», — диде Фазлыева.

Ул шулай ук коронавирус симптомнары барлыкка килгән очракта, татарстанлыларны үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, шунда ук табиб чакыртырга өндәде.

«Теләсә кайсы матбугат чарасын кисәтергә теләгән беренче нәрсә — препаратларны киңәш итү кирәкми. Халык медицинасын киңәш итү дә — дөрес түгел. Беренче — вирус тулысынча өйрәнелмәгән әле, шунлыктан киңәшләр белән ярдәм итеп булмый. Без үз-үзебезне дәвалау белән шөгыльләнергә күнеккәнбез — моны теләсә нинди вирус һәм теләсә нинди авыру вакытында эшләргә ярамый. Препаратларны киңәш итәргә ярамый, чөнки һәрберебезнең үз иммун системасы һәм һәр кешегә үз препараты туры килә», — дип искәртте Ләйлә Фазлыева.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100