news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда QR-кодларны гамәлдән чыгару мәсьәләсен карыйлар

Эпидемиологик вазгыять тотрыклылану сәбәпле, Covid-чикләүләрне бераз киметү мөмкинлеге барлыкка килгән.

Татарстанда QR-кодларны гамәлдән чыгару мәсьәләсен карыйлар

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Республикада  QR-кодлар гамәлдән чыгарылырга мөмкин.

Татарстанда QR-кодларны гамәлдән чыгару турында фикер алышалар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Әлеге мәсьәлә кайсы да булса чикләүләрне бетерү яки гамәлдән чыгару ягыннан каралачак», — дип билгеләп үтте спикер.

QR-кодларны гамәлдән чыгару мәсьәләсе карала. Эпидемиологик вазгыятьнең тотрыклылануы сәбәпле, Covid-чикләүләрне бераз киметү мөмкинлеге барлыкка килде, дип белдерде Любовь Авдонина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100