news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда бер тәүлектә 3,6 мең кеше коронавирус йоктырган

Тәүлек эчендә 2 792 кеше коронавирустан сәламәтләнде.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда бер тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 3 600 очрагы ачыкланган.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 3 600 очрагы теркәлде. Бөтен чорга — 87 850 очрак, күрсәткечләр үсүгә таба барды», — дип хәбәр итте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ»да матбугат конференциясендә.

Бер тәүлектә коронавируска 16 383 тест үткәрелгән.

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, тәүлек эчендә 2 792 кеше сәламәтләнде, дип билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot