news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда 1750 яшүсмергә коронавирустан прививка ясалган

Прививканы 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшүсмерләргә ясыйлар.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яшүсмерләргә коронавируска каршы прививка ясау дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Татарстан Республикасында 1750 балага беренче компонент белән прививка ясалды», — дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Татарстанга гыйнвар ахырында ук яшүсмерләр өчен 2880 доза вакцина кайтты. Жаворонков әлегә «Спутник М»ның яңа партиясе кайтмады, дип билгеләп үтте. Прививканы 12 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге яшүсмерләргә ясыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot