news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 60 очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан бирле республикада авыруның 17 427 очрагы ачыкланган.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның тагын 60 очрагы ачыкланган

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә яңа Covid-19 коронавирусының 60 очрагы теркәлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 26 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 34 кеше өйдә дәвалана.

Балигъ булмаганнар арасында авыруның бер очрагы бар.

Казанда — 34, Чаллыда — 7, Нурлат районында — 6, Түбән Кама районында — 5, Алексеевск районында — 2, Әлмәт, Арча, Югары Ослан, Мөслим, Тәтеш, Чистайда - берәр авыру очрагы теркәлде.

Бүгенге көндә республикада 17 427 Covid-19 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 61 108 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш - 7 621), шуларның 10 208 кеше икенче доза алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100