news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел чәй сөт бизендә яман шеш барлыкка килү ихтималын киметә

Яшел чәй составындагы ингредиентларны өйрәнгәч, галимнәр яман шешкә барыннан да элек фитохимик эпигаллокатехин-3-галлат (ECGC) матдәсе комачаулык итүен раслаган.

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ»). Яшел чәйне даими рәвештә куллану һәм сөт бизендә яман шеш барлыкка килү куркынычының кимүе арасында бәйлелек булу турында мәгълүмат расланган. Кытай тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы International Journal of Food Sciences and Nutrition журналында чыккан мәкаләгә сылтама белән хәбәр итә.

Табиблар төрле үсемлек ингредиентларының онкология авырулары барлыкка килүгә йогынтысы турындагы 16 тикшеренүне өйрәнгән. Анализланган мәгълүматлардан күренгәнчә, яшел чәйне даими рәвештә һәм күп эчкән хатын-кызларда сөт бизендә яман шеш барлыкка килү ихтималы азрак.

Яшел чәй составындагы ингредиентларны өйрәнгәч, галимнәр яман шешкә барыннан да элек фитохимик эпигаллокатехин-3-галлат (ECGC) матдәсе комачаулык итүен раслаган. Полифеноллар төркеменә керүче әлеге матдә, антиоксидант үзлекләреннән тыш, яман шеш күзәнәкләренә үсү өчен кирәкле ферментларны тоткарларга да сәләтле.

Шуның белән бергә, авторлар билгеләп үткәнчә, «яшел чәйне һәртөрле бәладән коткара торган дәва яки яман шеш авыруларын дәвалауда альтернатива буларак кабул итәргә кирәкми». Беренчедән, әлегә шунысы билгеле түгел - яшел чәйнең профилактик нәтиҗәсе сөт бизендәге яман шешнең барлык төрләренә дә кагыламы әллә кайберләренә генәме. Икенчедән, аның мәни бизе, сидек куыгы яки ашказанында яман шеш барлыкка килүен кисәтә алмавы расланган.

Өстәвенә, яшел чәйнең традицион Азия ризыклары белән бергә кулланганда гына файдасы бар. Ә билгеле бер авырулар вакытында әлеге эчемлек зыян гына китерә, ди белгечләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100