Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә коллектив иммунитет 63,9 процентка җиткән
Шул ук вакытта Россиянең 67 регионында авыручылар саны артуы күзәтелә. Россия Федерациясенең 42 субъектында «омикрон» йоктыруның 1 682 очрагы теркәлгән.
(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Covid-19 белән көрәш буенча Координацион советы президиумы утырышында вице-премьер Татьяна Голикова Россиядә коллектив иммунитет дәрәҗәсе 63,9 процентка кадәр җитүен белдерде.
Шул ук вакытта Россиянең 67 регионында авыручылар саны артуы күзәтелә. Россия Федерациясенең 42 субъектында «омикрон» йоктыруның 1 682 очрагы теркәлгән. Ул моңа кадәр булган штаммнардан тагын да йогышлырак булуы белән аерыла.
«Без дөньяда „омикрон“ штаммы таралуга бәйле ситуацияне игътибар белән күзәтеп тотабыз. Безгә билгеле мәгълүматтан кичәге көнгә соңгы дүрт атна эчендә дөньяда расланган очраклар 11.2 тапкырга артты. Бу бер яктан вирусның үтә дә йогышлы булуын раслый, икенче яктан илләрнең лаборатор мөмкинлекләре артуын күрсәтә», — диде Голикова.
12 гыйнварда Министрлар Кабинеты белән узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясенең яңа борылышына әзерләнү өчен ике атнадан да артыграк вакыт калмавын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз