news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин эш бирүчеләргә үз хезмәткәрләрен дистанцион эшләүгә күчерергә тәкъдим итте

Табибларга пандемия белән көрәштә ярдәм итү өчен, мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрне дистанцион эшләүгә күчерү мөһим.

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Россия Федерациясенең Премьер-министры Михаил Мишустин эш бирүчеләргә үз хезмәткәрләрен читтән торып эшләү режимына күчерергә тәкъдим итте.

Табибларга пандемия белән көрәштә ярдәм итү өчен, мөмкин кадәр күбрәк хезмәткәрләрне дистанцион эшләүгә күчерү мөһим. Бу хакта Михаил Мишустин белдерде.

«Эш бирүчеләргә мөрәҗәгать итәм: табибларга ярдәм итү һәм медицина оешмаларына йөкне киметү өчен, мөмкин булганча һәм җитештерүгә комачауламаган оешмаларда персоналны дистанцион эшкә күчерергә кирәк. Беренче чиратта бу өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булганнарга кагыла», — диде Хөкүмәт рәисе Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Covid-19 белән көрәш буенча Координацион совет президиумы утырышында.

Ул шулай ук эш бирүчеләрне читтән торып эшләүгә күчерелмәүче хезмәткәрләргә тест уздырырга киңәш итте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot