news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты бушлай медицина имплантлары исемлеген киңәйтте

Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы буенча бушлай бирелүче медицина имплантларының исемлеге үзгәрде.

(18 гыйнвар, Казан, «Татар-информ»). Министрлар Кабинеты мәҗбүри медицина иминиятләштерүе буенча бирелүче медицина имплантларының исемлеген киңәйтте.

Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе полисы буенча бушлай бирелүче медицина имплантларының исемлеге үзгәрде. Бу хакта Россия Хөкүмәте үзенең Telegram сәхифәсендә белдерде.

Бу аерым дәвалауга мохтаҗ пациентларга кыйммәтле медицина эшләнмәләреннән файдаланырга мөмкинлек бирә. Исемлеккә, йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә ярдәм итү өчен, йөрәкнең аорта клапаны биопротезы һәм аортаның ксеноматериалдан эшләнгән протезы өстәлгән. Бу башлыча тумыштан аорта клапаны стенозы күзәтелгән кешеләргә кагыла.

Моннан тыш мәҗбүри медицина иминиятләштерүе буенча кан тамырларын эмболицазияләү өчен синтетик материал да алырга була. Ул мәни бизендәге яман булмаган үзгәрешләр күзәтелгән ир-атларга яки бала тапканнан соң кан киткән хатын-кызларга ярдәм күрсәтү өчен таләп ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100