news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эпидемиолог: Covid-19 инфекциясе белән күп тапкыр авыртырга мөмкин

Белгеч фикеренчә, организмда төрле антитәнчекләр булсын өчен, авырганнан соң ярты ел узгач гибрид иммунитет (табигый һәм прививка) булдырырга кирәк.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә хәзер коронавирусны кабат йоктыру ешлыгы 1 проценттан артмый.

«Чынлыкта авыруны кабат йоктыруның чиге юк», — дип сөйләгән Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты үзәге директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Александр Горелов «Известия»гә биргән интервьюда.

«Эш шунда ки, иммунитет — типоспецифик. Әйтик, грипп белән без һәрвакыт яңадан авырыйбыз. Коронавирусның яңа варианты барлыкка килгән антитәнчекләргә тулысынча адекват түгел. Шуңа күрә вакцинацияләнгән кешеләр дә авырый. Әмма җиңелрәк, чөнки аларны өлешчә антитәнчекләре саклаган. Ковид белән авырган кеше дә кабат йоктыруны җиңелрәк формада кичерәчәк», — дип аңлата Горелов.

Белгеч фикеренчә, организмда төрле антитәнчекләр булсын өчен, гибрид иммунитетны (табигый һәм прививка) авырганнан соң ярты ел узгач булдырырга кирәк.

Ревакцинация Сәламәтлек саклау министрлыгының методик тәкъдимнәре буенча теләсә нинди теркәлгән вакцина белән үткәрелергә тиеш, диде Александр Горелов.

Антитәнчекләр спектрын төрлеләндерү өчен вакцина препаратларын алыштырырга мөмкин.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100