news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган

26 кеше хастаханәгә озатылган, 69 кеше өендә дәвалана.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Дарья Сивакова). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы теркәлгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«26 кеше хастаханәгә озатылган, 69 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (28 кеше), 50-60 (18 кеше) һәм 60-70 яшь (18 кеше) аралыгында ачыкланган. Җидесе – балигъ булмаган бала.

Казанда – 41, Чаллыда 11 очрак теркәлгән. Республиканың башка муниципалитетлары арасында инфекция йоктыручылар саны буенча Яшел Үзән районы (13 очрак) алда бара.

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 14 927 очрагы теркәлгән, 11 332 кеше (шуларның 69ы – узган тәүлектә) терелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100