news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус йоктыру куркынычын 250 процентка арттыра торган фактор билгеле

Дөрес туклану, физик активлык һәм йокы сәламәтлекнең нигезен тәшкил итә, ди табиб.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Йокы туйдырмаган кешеләрнең коронавирус һәм башка төрле вируслы инфекцияләр йоктыру куркынычы 250 процентка югарырак. Бу хакта Ломоносов исемендәге МДУның йокы медицинасы үзәге җитәкчесе Александр Калинкин сөйләде, дип хәбәр итә «Говорит Москва» радиостанциясе.

«Йокыны кыскарткан вакытта иммунитет кискен кими. Биш сәгать йоклаган кешеләрнең, җиде сәгатьтән артык йоклаган кешеләр белән чагыштырганда, теләсә нинди вирус инфекциясен эләктерү ихтималы 250 проценттан артып китә. Йокы бик мөһим, ул безнең иммунитетны тәэмин итә», — дип ассызыклады сомнолог.

Калинкин искә төшергәнчә, туклану һәм физик активлык белән беррәттән йокы сәламәтлек һәм озын гомернең нигезен тәшкил итә. Аның сүзләренчә, эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә бер үк вакытта йокларга яту һәм тору яхшырак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100