Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Германиядә Covid-19 инфекциясенең яңа мутациясен ачыклаганнар
Бавар клиникасында яңа штамм үзенчәлекләре турында төгәл мәгълүмат әлегә юк, алар гыйнвар ахырына барлыкка килергә мөмкин, диделәр.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Германиядә, Бавариядәге клиникада, коронавирусның яңа төрен тапканнар.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, хастаханә идарәчесе Франц Нидербюль узган атнада белгечләрнең мазокларын тикшергәндә тайпылышлы нәтиҗәләр ачыкланганлыгын сөйләгән. Өч пациентның үрнәкләрен чәршәмбе көнне Берлинга китергәннәр, ә ике көннән соң «Шарит»та табибларның SARS-CoV-2 вирусының яңа төре булырга мөмкин дигән шикләрен раслаганнар.
Нидербюль сүзләренчә, бу әлеге инфекцияне китереп чыгара торган вирусның тагын да йогышлырак булуы мөмкин дигән сүз түгел, әлегә табиблар яңа мутациянең үзенчәлекләре турында төгәл җавап бирә алмый. Нәтиҗәләр ай ахырында булырга мөмкин.
«Пандемия башланганнан бирле бөтен дөнья буенча вирус төзелешендә 12 меңнән артык үзгәреш теркәлгән», - дип өстәде Нидербюль һәм паника өчен сәбәпләрнең булмавын искәртте.
14 гыйнварда хәбәр ителгәнчә, Кушма Штатларда Covid-19 инфекциясенең алар территориясендә формалашкан ике яңа штаммы ачыкланган. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә коронавирус инфекциясенең ачыкланган барлык мутацияләре вакцинациягә һәм диагностикага йогынты ясамаячак, чөнки геномның 0,1 процентына гына кагыла, дип аңлаттылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз