news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт коронавирусның йокыга тәэсире хакында сөйләде

Коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләрнең яртысына якыны йокысызлыкка яки гел йокы килүгә зарлана.

Эксперт коронавирусның йокыга тәэсире хакында сөйләде
Владимир Васильев

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе вирус белән чирләүчеләрнең дә, сәламәт кешеләрнең дә йокысы бозылуга китергән. Бу хакта Sputnik радиосы табиб-сомнолог Михаил Полуэктовка сылтама белән хәбәр итә.

Коронавирус инфекциясе белән авырган кешеләрнең яртысына якыны йокысызлыкка яки гел йокы килүгә зарлана.

«Авырый башлаганда кешеләрнең йокысы кача яки ул кисәк начарая. Шуннан соң, төп авыру көчәйгәч, кеше гадәттәгедән күбрәк йоклый башлый. Статистикадан күренгәнчә, коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләрнең якынча 37 проценты йокы белән бәйле шундый проблемалар кичергән», — диде табиб.

Сомнолог билгеләп үткәнчә, мондый проблемалар сәламәт кешеләрдә дә күзәтелә. Бу изоляциядә хәрәкәт активлыгы кимү һәм курку хисенең артуы белән бәйле.

«Нинди дә булса күңелсезлек көтү — йокының дошманы. Коронавирус белән авырмаган кешеләрнең 30 процентка якыны йокысы бозылуга зарланган», — диде Полуэктов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100