news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов коронавирустан прививка ясатты

Район үзәк хастаханәсенә 140 доза вакцина кайтарылды.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов коронавирустан прививка ясатты
Актаныш районы мәгълүмат үзәге

(Актаныш, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). Бүген Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов яңа район үзәк хастаханәсендә коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатты. Ул районда прививка ясаткан 51нче кеше булды.

«Тагын 21 көннән киләсегез була, Энгель Нәвапович, бүген прививка ясалган пациентларга 8 февральдә «Гам-ковид-вак»ның икенче компонетын ясаячакбыз» — дип искәртте шәфкать туташы Расиха ханым Хөснуллина.

Энгель Нәвап улы вакцина ясауны яхшы кичерде, прививка ясаганнан соң 30 минут утырып торырга кирәк, әмма тынгысыз җитәкче биш минуттан аяк өстендә иде инде.

Актаныш район үзәк хастаханәсенә 140 доза вакцина кайтарылды. Бүген районда 55 кеше прививка ясаттты. Вакцина флаконны ачканнан соң ике сәгать эчендә кулланылып бетәргә тиеш. Ә бер флакондагы вакцина биш кешегә исәпләнгән.

Иң актив вакцина ясатучылар урта медицина персоналы (18 шәфкать туташы), аннан кала полиция бүлегендә эшләүчеләр, шулай ук табиблар, дәүләт хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр дә вакцинаның көченә ышана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100