news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

18 гыйнварда Россиядә коронавирустан күмәк вакцинация башлана

РФ Президенты Владимир Путин коронавирус белән көрәшне активлаштырырга кушты.

18 гыйнварда Россиядә коронавирустан күмәк вакцинация башлана

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 18 гыйнварда, Россиядә халыкны Covid-19 коронавирусыннан күпләп вакцинацияләү башлана.

Илдә прививка ясау кампаниясе узган елның декабрендә үк башланып китте. Әмма вакциналарны бүлгәндә өстенлек медикларга, укытучыларга һәм социаль хезмәткәрләргә һәм хроник авыруларга бирелә, дип билгеләп үтә РИА Новости.

13 гыйнварда РФ Хөкүмәте әгъзалары белән узган киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин ил халкын күпләп вакциналаштыруга күчәргә һәм тиешле инфраструктура әзерләргә чакырды.

18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр прививка ясатырга мөмкин. Алар соңгы 30 көн эчендә ОРВИ белән авырмаган булырга тиеш. Йөкле һәм имезүче хатын-кызларга прививканы ясатырга киңәш ителми. 

news_right_1
news_right_2
news_bot