Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Табиблар артык авырлыктан котылуның гади ысулын атады
Ач карынга су эчү һәм баланслы туклану көн дәвамында кан басымын яхшыртырга һәм кандагы шикәр өлешен киметергә сәләтле.
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Артык авырлыктан котылу өчен эчә торган суны дөрес һәм даими куллану кирәк. Япон галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.
Табиблар иртән, уянгач ук, чәй яки кофе урынына бүлмә температурасындагы бер стакан су кулланырга киңәш итә. Шулай ук су эчкәннән соң тешләрне чистартырга, ә 45 минуттан соң иртәнге ашны ашарга кирәк.
Белгечләр әйтүенчә, сыеклык куллану ачлык хисен киметә. Иртәнге аштан соң ике сәгать дәвамында ашарга ярамый.
Шулай ук көн дәвамында балансланган туклану режимын сакласак, артык килограммнар акрынлап китәчәк, ә бер айдан соң кандагы шикәр өлеше һәм кан басымы нормальләшәчәк.
Япон табиблары мәгълүматлары буенча, ач карынга су эчү бер төн эчендә тупланган токсиннарны организмнан чыгарырга ярдәм итә, матдәләр алмашын, эчәклекнең эшен яхшырта һәм әче китерми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз