news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда транспорттагы QR-кодларны Яңа елга кадәр гамәлдән чыгармыйлар

Марина Патяшина әлеге чараның вируска каршы көрәштә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткәнлеген әйтте.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Ким дигәндә, Яңа елга кадәр Татарстанның җәмәгать транспорты бары тик QR-кодлар буенча гына эшләүне дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Яңа елга кадәр транспортта QR-кодлар гамәлдән чыгарылмаячак, аннары карарбыз», — диде спикер.

Марина Патяшина әлеге чараның вируска каршы көрәштә үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте инде, дип искәртте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot