news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ковид белән авыручылар өчен әзерләнгән урыннар саны ике тапкыр киметелгән

Медицина оешмаларының бер өлеше гадәти эш режимына күчте, дип искәртте Дмитрий Лопушов.

(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы пациентлар өчен әзерләнгән урыннар саны 50 процентка киметелгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Авыручылар саны кимүгә таба баруын исәпкә алып, урыннар оператив төстә киметелә. Әгәр чир иң югары ноктасына күтәрелгән чордан исәпләсәк, без аларның санын яртылаш киметтек. Медицина оешмаларының бер өлеше гадәти эш режимына күчте», - дип искәртте спикер.

Дмитрий Лопушов Covid-бүлекләрне япкан барлык сәламәтлек саклау учреждениеләренең дә тулы әзерлектә булуын билгеләп үтте. Вазгыять начарайган очракта, алар коронавирус йоктырган пациентларны янә кабул итә башлаячак.

«Татар-информ» агентлыгы элегрәк Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 18 процентка кимүе хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100